+13 °С
Ясно
Общество
10 Марта 2021, 10:46

Мәрхәмәтле булыйк!

Октябрьскийда «С миру по нитке» хәйрия проекты эшләве турында язып чыкканыбыз бар иде. Ул бүген дә гамәлдә. Биредә бушлай кием-салым, аяк киемнәре кабул ителә һәм мохтаҗларга таратыла.

Октябрьскийда «С миру по нитке» хәйрия проекты эшләве турында язып чыкканыбыз бар иде. Ул бүген дә гамәлдә. Биредә бушлай кием-салым, аяк киемнәре кабул ителә һәм мохтаҗларга таратыла.
Шкафыгызда яхшы торыштагы, әмма инде кулланылмый торган киемнәр күбәйдеме? Аларны кабул итү пунктына алып килегез. Шул рәвешле сез авыр тормыш хәлендәгеләргә ярдәм күрсәтәчәксез.
Бүгенге көндә оешмага шәхси транспорты булган волонтерлар кирәк. Проектның ВКонтактедагы төркеме — https://vk.com/nitka_okt, белешмәләр өчен телефон: 8 (937) 319-61-18.
Читайте нас