Гаилә төзү авыр хезмәт һәм җаваплылык, диләр. Сөйгән ярың белән бер түбә астында гына яшәү түгел инде бу. Аның бәхет-шатлыкка күмелгән көннәре дә, «җил-давыллы» сынаулары да җитәрлек. Бер-береңә булган ихлас хисләрне саклап, озак еллар бергә гомер итү, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләү өчен күп көч, тырышлык һәм, әлбәттә, мәхәббәт, хөрмәт һәм ышаныч та кирәк.
Октябрьский шәһәрендә матур гаилә тормышы корып, үзара дус-тату яшәүче гүзәл парлар бик күп. Якынлашып килүче бәйрәмнәр уңаеннан шундыйларның берсе — Рузана һәм Айдар Хөснетдиновлар белән әңгәмәләшеп алдык.
— Рузана, Айдар, сез кайсы яклардан, нинди белем-һөнәргә иясез?
Рузана: «Миңа 29 яшь, Октябрьский шәһәрендә туып-үстем. Кечкенәдән музыка белән шөгыльләндем. 3нче сыйныфка кадәр 1нче музыка мәктәбендә белем алдым, аннары Уфа шәһәре музыка колледжының фортепиано классына укырга кердем һәм анда 17 яшькә кадәр шөгыльләндем. Әмма музыкант карьерасын арытаба дәвам итмәдем, һәм бәхет эзләп илебез башкаласына чыгып киттем. Биредә читтән торып Мәскәү институтының финанс менеджменты факультетында белем алдым, параллель рәвештә ОЗНА бүлендек предприятиесендә сату буенча менеджер вазыйфасын башкардым. Соңыннан инде туган шәһәргә эшләргә һәм яшәргә кайттым».
Айдар: «42 яшьтәмен, тумышым белән Уфадан. Башкорт дәүләт университетын тәмамладым. Мин дипломлы физик, ләкин белгечлегем буенча эшләмим. Октябрьскийда инде 10 елдан артык яшим. Бирегә ОЗНА компаниясе чакыруы буенча эшкә килгән идем. Шушы гүзәл шәһәр мине сөйгән ярым белән очраштырды-кавыштырды…».
— Танышуыгыз ничек булды? Булачак тормыш иптәшегезнең кайсы сыйфатлары тәү чиратта җәлеп итте?
Рузана: «Сиземләвегезчә, мәхәббәт тарихыбыз эштә башланды. Без Айдар белән ОЗНА компаниясенең бер бүлегендә, бер эш залында хезмәт куйдык. Булачак ирем миңа шаян сүзгә осталыгы, ихлас һәм шат күңелле булуы белән ошады».
Айдар: «Рузананың әдәпле-тыйнак та, чибәр-сөйкемле дә булуы игътибарымны яулады. Ул мин сөйләгән мәзәкләрдән ихластан көлә иде. Без төшке аш вакытында дусларча аралаша башладык, бераздан хисләребез мәхәббәткә әверелде. Шул вакыттан без бергә».
— Сезнең өчен «гаилә» нәрсә ул?
Рузана: «5 хәрефтән генә торган шушы сүздә тирән мәгънә ята. Гаилә — ул зур бүләк, һәм аны саклау — изге бурыч. Бердәмлек, хөрмәт, мәхәббәт кебек мөһим төшенчәләрне үз эченә алган, бердәнбер, кабатланмый торган кечкенә дөнья ул. Аның үз тарихы, бәхетле мизгелләре бар».
Айдар: «Минем өчен гаилә — йөрәккә шифа, җан тынычлыгы бирүче ышаныч, терәк урыны. Биредә сине аңлыйлар, җылы хисләрне бүлешәләр, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар…».
— Гаиләгездәге гореф-гадәтләр турында сөйләгезче?
Рузана: «Бездә җәмгыятьтә шулай тиешле булганга гына бәйрәмнәрне билгеләү гадәте юк. Бер-береңә матур сүзләр әйтешү, бүләкләр бирешү өчен ниндидер сәбәп кирәк түгел. Моны елның теләсә кайсы көнендә эшләргә мөмкин, иң мөһиме — ул чын йөрәктән булсын! Ә инде балаларның туган көннәрен гаилә белән өйдә үткәрүне кулай күрәбез. Бергәләп бүләк сайлыйбыз, торт сатып алабыз, яки мөмкинлек булганда үзебез пешерәбез».
Айдар: «Ял көннәрендә әти-әниләргә кунакка барабыз. Бу — күркәм гореф-гадәтләребезнең берсе. Мондый вакытта бөтен тату гаилә белән җыелабыз — абый-апалар да, башка туганнар да. Спортны да яратабыз, балалар белән туплы уйныйбыз, тюбингта, тимераякта шуабыз».
— Ирегез (хатыныгыз) ясаган иң истәлекле бүләк?
Рузана: «Тургаяк күленә «кыргыйларча» сәяхәт. Бу сәфәргә узган елда үзебезнең машинада бардык. Бик озын һәм җиңел булмаган юл булды ул. Әлеге сәяхәттән алган хатирәләр гомер буе күңелдә сакланачак».
Айдар: «Хатыным туган көнгә бүләк иткән гитара. Шушы музыка коралы турында күптән хыяллана идем».
— Чираттагы сорау Айдарга: Рузана әзерләгән кайсы ризыкны аеруча яратасыз?
— Күңелемә иң хуш килгәне — мантый. Хатыным аны пешергәндә аеруча тәмле чыга.
— Гаилә булгач, табак-савыт шалтырамый тормый, диләр...
Рузана: «Вак-төяк аңлашылмаучанлыклар, үпкәләүләр була, әлбәттә. Әмма без аларга артык игътибар итмәскә тырышабыз. Озаклап бер-береңә ачуланып йөрү сәламәтлеккә дә, өйдәге мохиткә дә, балаларга да тискәре тәэсир итә. Бәхеткә, мондый вакытта Айдар беренче булып килешүгә бара, шаян сүзләр аша күңелне күтәрә белә».
— Балаларыгыз белән дә танышыйк?
Рузана: «Өч балабыз бар. Олы улыбызга 7 яшь. Ул робототехниканы ярата, кәгазь-агачтан эшләнмәләр ясарга әвәс. Курай дәресләренә дә йөри, аңа бу уен коралы бик ошый. Уртанчы кызыбызга 3 яшь. Ул акробатиканы ярата. Ә инде иң бәләкәчебезгә тиздән яшь ярым тула».
— Бәйрәмнәр уңаеннан теләкләрегез?
— Якын кешеләрегезне ихластан яратыгыз. Хәтердә якты, бәхетле мизгелләрне генә истә тотыгыз һәм алар өчен якыннарыгызга рәхмәтле булыгыз. Сөйгән ярларыгыз һәрвакыт янәшәгездә булып, һәр эштә теләктәшлек күрсәтсен, үсешкә ирешергә булышсын.