+11 °С
Облачно
Общество
18 Февраля 2021, 05:54

Өебезне ямьләп, чәчәк ата гөрләп, матур гөлләр — орхидеялар!

Орхидеялар (татарчасы: күке яше) — күпчелек хуҗабикәләрнең яраткан гөлләре. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки алар күңелгә рәхәтлек, җан тынычлыгы бирүгә сәләтле. Затлы гөлләр-ганҗәләр фатирны ел әйләнәсенә ямьләндереп торсын дисәң, аларны кирәгенчә тәрбияләргә һәм ихластан яратырга гына кирәк, чөнки бу назлыкайлар үзләренә булган мөнәсәбәтне сизә.

Орхидеялар (татарчасы: күке яше) — күпчелек хуҗабикәләрнең яраткан гөлләре. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки алар күңелгә рәхәтлек, җан тынычлыгы бирүгә сәләтле. Затлы гөлләр-ганҗәләр фатирны ел әйләнәсенә ямьләндереп торсын дисәң, аларны кирәгенчә тәрбияләргә һәм ихластан яратырга гына кирәк, чөнки бу назлыкайлар үзләренә булган мөнәсәбәтне сизә.
Бүгенге мәкаләбез каһарманы — үзе дә язгы чәчәкләрдәй гүзәл-сөйкемле зат Оксана Шәфикова да бик ярата орхидеяларны. «Мин балачактан чәчәкләр, үсемлекләрне үз иттем, — ди Оксана. — Бу әниемнең маһир гөл үстерүче булуына да бәйледер. Һәрвакыт чәчәкләр арасында үскәнгә, аларны чын күңелдән яратам һәм башкаларга да шушы гүзәллек дөньясын күрсәтәсем килә».
Оксана Георгиевнаның эшчәнлеге дә нәкъ шушы тропик үсемлекләргә булган кызыксынудан башланган.
«Тәүдә бу хобби буларак кына күзаллана иде, — ди ул — Әмма вакыт узган саен әлеге юнәлеш белән ныклап шөгыльләнү нияте барлыкка килде. Башта орхидеяларга кагылышлы файдалы мәгълүматны тупладым, интернеттагы чыганакларны, махсус әсбапларны өйрәндем. Экзотик үсемлекләр киң таралган Тайланд, Вьетнамга бардым. Орхидеяларның туган якларындагы теплицалар эше белән таныштым. Төрле лабораторияләрдә булып, чәчәкләрнең пробиркада ничек үстерелүен күрдем. Чит илләргә сәяхәтләрдән экзотик чәчәкләрне үзебезгә алып кайта идем. Тора-бара таныш-белешләр дә гөл үсентеләрен сорый башлады. Шул рәвешле, мавыгуым бизнеска әверелде. 5 ел элек «Чәчәкләр склады» дип исемләнгән кибет ачтым. Бүген инде кулланучыларга Голландия, Германия, Тайланд, Вьетнамнан кайтарылган гөлләр тәкъдим итәм. Әйткәндәй, дөньяда орхидеяларның миллионнан артык төре бар. Кибетемдә ел әйләнәсенә аларның 100гә якын төре сатыла».
«Заказларны гадәттә социаль челтәрләр аша алабыз, «сарафан» радиосы да эшли, — ди Оксана. — Башлангыч чорда ВКонтактеда «Орхидеяларга мәхәббәт» («Страсти к орхидеям») исемендәге төркем оештырган идем. Ул бүген дә гамәлдә, күпчелек кулланучылар аның аша безне эзләп таба, ассортимент, бәяләр белән таныша, сорауларын юллый. Гөлне өйгә кадәр илтеп бирү хезмәте дә бар».
Читайте нас