С таким девизом по жизни идет основатель салона красоты "Prostranstvo" в городе Октябрьском Ришат Ханипов
Может ли стать топовым парикмахером-стилистом человек, ранее занятый в совершенно иной отрасли и не знакомый с индустрией красоты? Конечно! Ришат Ильдусович на своем примере доказал это. На днях мне удалось лично пообщаться с ним и услышать его историю о том, как из обычного инженера можно перевоплотиться в настоящего творителя красоты, умеющего создавать удивительные образы и дарящего людям ощущение счастья и уверенности в себе!
«Гүзәллек тудыру өчен яшим...»
«Prostranstvo» матурлык салоны җитәкчесе Ришат Ханиповның тормыш өндәмәсе бу
Матурлык индустриясеннән бөтенләй үзгә тармакта хезмәт куючы кеше һөнәри чәчтараш булаламы? Әлбәттә! Ришат Илдус улы моны үз үрнәгендә дәлилли. Шушы араларда креатив фикерләве, тормышка, кешеләргә, һөнәренә карашы белән башкалардан аерылып торучы ир-егет белән шәхсән танышып, аның тарихын ишетү форсаты тиде. Бу бәянне хөрмәтле укучыларыма да тәкъдим итәм...
Инженерлыктан — чәчтарашлыкка
«АМК Горизонт» фәнни-җитештерү фирмасында инженер-геофизик белгечлеге буенча эшләгән Ришат Ханиповның тормышы өч ел элек кискен борылыш ясый. «Көн дә кабатланучан, үзгәрешсез яшәешкә ниндидер яңалык кертү, тирә-юнебезне ямьләндерү, кешеләргә матурлык өләшү теләге булгандырмы ул, әмма шундый карар ясавыма үкенмим, — ди әңгәмәдәшем. — Хәзер һәр көнем мәгънәле үтә, чөнки күңелем кушкан, яраткан эш белән мәшгульмен.
Матурлык һәм көч-куәт алу урыны
Бүгенге көндә «Prostranstvo»да 3 чәчтараш, 1 каш буяучы эшли. Алар чәч кисү, стиль сайлау, чәчләрне, шулай ук кашлар, сакал-мыекларны карап-тәрбияләү, буяу кебек хезмәтләр тәкъдим итә.
Матурлык салонын Ришат «иҗат мәйданчыгы» дип атый. «Чәчтарашлардан иҗади сәләткә һәм кул осталыгына ия булу, модалы трендлардан һәм матурлык индустриясе яңалыкларыннан хәбәрдарлык сорала, — ди әңгәмәдәшем. — Салоныбыз — матурлык һәм көч-куәт алу урыны. Монда кешеләр тышкы яктан гына түгел, рухи яклап та үзгәреш кичерә, үз-үзенә ышанычы, бәяләмәсе арта».
Вакытыңны әрәм итмә: укы, эшлә, камилләш!
Матурлык индустриясендә эшләргә телисез, әмма белем-күнекмәләрегез җитмиме? Яки бу өлкәдә инде тәҗрибәгез бар, ә үзегез теләгән нәтиҗәгә ирешмисезме? Сезгә югарырак үсеш өчен яңа белем кирәкме, һәр клиентка шәхсән туры килердәй стильне сайларга өйрәнәсегез киләме? Алайса «Prostranstvo» матурлык салонының белемне үстерү дәресләре нәкъ сезнең өчен! Биредә 5тән артык укыту программасы буенча тәҗрибәле осталар өчен ABC техникасында чәч кисү, шулай ук булачак чәчтарашларга укулар оештырыла.