+21 °С
Облачно
Общество
2 Февраля 2021, 07:31

Тормыш дигән таулар биек, юллары да бормалы...

Шәһәребезнең спорт ветераны Римир Әхтәмов заманында 200 метр җир астында да була, биек тауларга да күтәрелә, көчле агымнарны да буйсындыра...

Римир Әбүлкәрам улы тумышы белән Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылыннан.
Мәктәпне тәмамлагач, язмыш җилләре Римирны Ростов өлкәсенең Шолоховка эшчеләр бистәсенә алып килә. Егет хезмәт юлын шахтер буларак башлап җибәрә. Бу эш көчле, чыдам булуны таләп итә. Шуңа күрә Әхтәмов авыр атлетика белән шөгыльләнә башлый.
1967 ел. Мәкаләм каһарманының Октябрьскийга килеп төпләнгән, «Нефтеавтоматика» заводында эшли башлаган чор бу. Хезмәт белән беррәтән ул спорт өлкәсендәге күнекмәләрен тагы да үстерә. Төбәктә оештырылган йөгерү, чаңгы ярышларында актив катнаша.
... Төбәктә туризм чәчәк аткан вакытлар. Мәкаләм каһарманы бу юнәлешне дә игътибардан читтә калдырмый. Танылган турист Анатолий Богданов җитәкчелегендәге туристлар клубы аның икенче йортына әйләнә. Шул елларда урында ориентлашу дигән яңа спорт төре үсеш ала. Римир Әхтәмов шәһәребездә беренчеләрдән булып әлеге юнәлеш буенча секция оештыра. Ул республика ориентчылары белән бөтен Советлар Союзын йөреп чыга. Туристик төркем белән Төньяк Кавказда да була. «Сугыш узган җирләрдә йөрергә туры килде, һәйкәлләр янында граната, ядрә ярчыгы ише истәлекле табылдыклар да калдырдык», — дип ул чордагы истәлекләр белән бүлешә ветеран.
1994 елдан Әхтәмов «Нефтьче» стадионы директоры итеп тәгаенләнә. Стадионда күп сандагы спорт бәйрәмнәре, ярышлар, мотоузышлар оештырыла, мәктәп-училищелар биредә физик тәрбия дәресләре үткәрә, спорт түгәрәкләре эшли.
Римир Әхтәмов үзен яхшы остаз да, уңышлы җитәкче буларак та таныта. Ул СССРның 4 спорт мастеры һәм 12 спорт мастерлыгына кандидат әзерли. Аның командасы республика күләмендәге ярышларда һәрчак бүләкле урыннарга ирешә, укучылары зур тормышта лаеклы урынын таба, яңа үрләр яулый.
Читайте нас