+13 °С
Облачно
Общество
29 Января 2021, 14:11

Музейда шәһәрнең бай тарихы саклана

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең 1 һәм 2нче курслары шәкертләре, барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булды.

Студентларның шәһәр тарихына кызыксынуы үзләре яшәгән һәм белем алган төбәк белән якыннанрак танышу теләгенә бәйле. Чит шәһәрләрдән килгән шәкертләргә дә, Октябрьскийда туып-үскәннәренә дә музейның матур экспозицияләрен карау һәм экскурсияченең мавыктыргыч бәянен тыңлау кызыклы булды. Шәкерт егетләрне аеруча шәһәр биләмәсендә табылган тарихи экспонатлар — мамонтның казык тешләре, ташка әйләнгән үсемлекләр, милли киемнәр һәм көнкүреш кирәк-яраклары рәвешендәге археологик казылмалар гаҗәпләндерде.
Элегрәк музейда мәдрәсәдә укучы кызлар да булып киткән иде. «Сәяхәт» вакытында студентлар шәһәребезнең бай тарихы, истәлекле урыннары һәм кызыклы кешеләре турында күп кенә яңа мәгълүматка ия булды. Мәдрәсә администрациясе музей хезмәткәрләренә шәкертләргә экскурсия оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерә.
«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең матбугат хезмәте.
Читайте нас