+29 °С
Облачно
Общество
27 Января 2021, 08:54

Дөрес туклануга күчәбезме?

Соңгы елларда кешеләр сәламәт яшәү рәвешенә, дөрес туклануга зур игътибар бирә. Әмма еш кына мәгълүмат җитмәве һәм төрле уйдырмаларга ышану сәбәпле ялгышлыкларга юлыгучылар була. Нәтиҗәдә, үзаллы рәвештә камилләшү ниятендә берәүләр калорияләр саный һәм майсызландырылган ризыклар куллана башлый. Икенчеләр кичке алтыдан соң ашаудан тыела, ә өченчеләр диетик ризыклар тәмсез һәм кыйммәтле дип уйлап, хыялындагы максатына ирешә алмый. Бүгенге мәкаләбездә без уйдырмаларның күпчелектә хаталы булуын дәлилләргә, дөрес туклану (кыскача — ПП) серләренә ачыклык кертергә ниятлибез.

Дөрес туклануга 13 адым
Оксанадан файдалы киңәшләр:
1.Дөрес туклануның беренчел мөһим кагыйдәсе — көненә 5 тапкыр ризык кабул итү тәртибе.
Иртәнге аш: катлаулы углеводлар һәм (яки) аксым (солы боткасы, җиләк яки чикләвекләр җыелмасы, шикәрсез мюсли, җиләк-җимештән куе эчемлек (смузи), омлет һ. б.). Тәмлекәйләрне дә нәкъ менә иртәнге сәгатьләрдә көндезге 12гә кадәр ашау яхшы.
1. нче җиңел аш: җиләк-җимеш, чикләвек, эремчек сыры белән бөртекле ашлыктан ипи һ. б.
Төшке аш: углеводлар, аксым, клетчатка. Мәсәлән, пешкән балык белән карабодай боткасы һәм яшелчә салаты.
2нче җиңел аш: күбрәк аксым яки бераз углеводлар. Ризыклар күләме төшке аштагыдан артып китмәсен.
2. Кичке аш: аксым, клетчатка. Мисалга, балык/фасоль/йомырка/эремчек һәм салат.
3. Файдалы продуктлар исемлеге төзү. Моны кибеткә барганчы эшләү зарур. Исемлектә балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, эремчек, икмәк, йомырка булырга мөмкин.
4. Күбрәк яшел тәмләткечләр! Монда сүз тәлинкә тулы яшел салат төрләре турында бара. Алар көн буена җитәрлек көч-куәт һәм сафлык хисе бирәчәк.
5. Кафе-кибетләргә ач килеш бармаска. Алай эшләгәндә еш кына бөтенләй кирәкмәгән һәм файдасыз ризыклар сатып алына.
6. Консервларны туңдырылган продуктларга алыштырырга. Тозлы помидор, кетердәп торган кыяр, ананаслар — боларның барысы да тәмле, әлбәттә, әмма андагы зарарлы матдәләр күләме уйландырырга тиеш. Моның урынына кәрҗингә туңдырылган фасоль һәм яшелчә катнашмасы салу кулайрак. Андый яшелчә-җимештә витаминнар яхшы саклана.
7. Әзер ризыкны кабул итүдән туктарга! Туңдырылган пилмән-чебуреклар, коймак-пиццалар белән мавыкмау хәерле.
8. Ак икмәктән баш тартыйк. Кичке ашны иписез кабул итә алмасагыз, аны бөртекле ашлыктан әзерләнгәненә яки чүпрәсез пешерелгән ләвәшләргә алыштыру зарур.
9. Табигый тәмлекәйләргә күчегез. Кәнфит һәм шикәр урынына бал, җиләк-җимеш куллану яхшы.
10. Урам кафелары белән артык мавыкмаска. Сирәк кенә дус-туганнар белән мондый урыннарга бару тыелмый, әлбәттә. Әмма чаманы белү кирәк.
11. «Зарарлы ризык» күп булмасын! Бөтен кеше дә «чипсы»дан бер көндә баш тарта алмый. Шуңа күрә айга бер тапкыр аны сатып алырга мөмкин, тик иң аз күләмлесен.
12. Файдалы ризык — һәрчак күз алдында! Алма, банан, кыяклы үсемлекләрдән печеньелар гел өстәлдә торсын.
13. Калорияләрне санау кирәкми. Дөрес туклану — ул калорияләрне, граммнарны җентекле исәпләү дип уйлаучылар ялгыша. Монда өлеш күләмен төгәл билгеләү мөһимрәк. Ярты тәлинкә токмач янына яшелчә салатын кушсагыз, бу файдалы да, туклыклы да булачак.
Су эчегез. Һәр көнне тиешле күләмдә чиста су кабул итү зарур.
Читайте нас