+18 °С
Облачно
Общество
14 Декабря 2020, 14:00

Үзең ясаган машина иң затлысы!

Төрекмән бистәсендә яшәүче Зәйтүн Ямалиев белән танышкач, нәкъ шундый фикергә киләсең

омумән, әлеге төбәк элек-электән тырыш, хезмәт сөючән, сәләтле кешеләре белән танылу алган. Биредә яшәүче тату гаиләләр, талантлы иҗатчылар, кул эше осталары һәм башка күптөрле һөнәр ияләре турындагы сәхифәләр гәзитебез басмаларында даими дөнья күрә.
Бүгенге мәкаләнең каһарманы да шундыйлардан. Шәхси эшкуар Зәйтүн Ямалиев җәмгыять тормышында актив катнашуы белән билгеле. Ул биләмәдә берәр җитешсезлек күрә икән, күз йомып калучылардан түгел, шунда ук аны хәл итү юлын эзли башлый. Әмма бүген сүзем бу хакта түгел. Эш шунда, Зәйтүн Фәрит улының бик кызыклы да, үзенчәлекле дә хоббие бар. Ул техника ясауга һәвәс. Әлеге вакытта якташ егерменче гасыр башына караган «Кровавая Мэри» (Bloody Mary) ретро автомобиленең репликасын (төп нөсхәнең күчермәсе) эшләү белән мәшгуль. «Бу зур булмаган узышу машиналары (cyclecar, ягъни цайклкарлар) илебездә билгесез диярлек, аларны бездә җитештерүче юк, — ди мәкаләм каһарманы. — Ә менә чит илләрдә мондый автомобильләр танылу алган. Алар төзелеше, кызыклы дизайны, идарә итү гадилеге белән аерылып тора».
— Репликаны кайчан ясый башладыгыз?
— Бу эшкә май аеннан тотындым. Тәүдә чит ил сайтларына мөрәҗәгать иттем. Ретро машиналар турында яхшы хәбәрдар американлы белән аралаштым. Күп форумнарда булдым, андагы фикер алышулар ярдәмендә эш үзенчәлекләренә төшендем. Мәгълүмат туплангач, транспортның схемасын ясадым, ул аның нәтиҗәдә ниндирәк булачагын күзаллау өчен мөһим. Запас частьләр, детальләрнең күпчелеген интернет-кибетләрдә таптым. Материалларның бер өлешен «Металл-Комплект»тан алдым.
— Әйтик, берәү «нуль»дән машина ясарга тели ди. Ул эшне нәрсәдән башларга тиеш?
— Бар гамәлләрне дә төптән уйлап, аларны эзмә-эзлекле рәвештә тормышка ашыру зарур. Мин үзем шундый кеше, алдыма ниндидер максат куйганмын икән, аны ахырына җиткермичә туктамаячакмын. Автомобиль ясауга килгәндә, бу эш кирәкле мәгълүмат эзләүдән башлана. Шуннан соң машинаны комплектлау өчен детальләр исемлеге төзелә. Техниканы җыю эше салон ясау, тормоз һәм суыту системасы, руль идарәсе, шасси, рамга көч агрегаты кую, амортизаторлар, бензин багы белән эшләү һәм башкаларны үз эченә ала. Машинаны файдалану хәвефсезлеге бу гамәлләрнең сыйфатлы үтәлүенә бәйле.
... Әйткәндәй, ретро машинага кадәр Ямалиев Чехословакия җитештерүендәге «Ява» мотоциклына реставрацияләү эшләгән. «Үсмерлек чорындагы иң текә транспорт чараларының берсе инде ул — мотоцикл, — дип истәлеккә бирелә мәкаләм каһарманы. — Мин дә тиңдәшләрем кебек «Ява»да җилдерергә ярата идем. Бу транспортны тергезү теләге дә шул хатирәләргә бәйле. Ә менә аны ясап бетергәч тә кызыксыну хисе юкка чыкты, шуңа ул хәзер яңа хуҗасына хезмәт итә».
— Техникага мәхәббәт каян килә, бу юнәлештә махсус белемегез бармы?
— Мин нефть сәнәгате механигы. Бу белгечлек турыдан-туры техника белән эшләүгә бәйле булмаса да, уку вакытында алган күнекмәләрнең файдасы тиде. Әлбәттә, сәләт булу-булмавы да мөһим. Шәхсән үзем бәләкәйдән үк тимер-томыр эчендә казынырга яраттым, матай, велосипед ишеләрне сүтеп-җыярга һәвәс идем. Нәселебездә дә кул эше осталары бар. Әниемнең әтисе бик яхшы балтачы, чана-арба, кухня җиһазлары ясауга маһир булган.
— Тормышта нинди өндәмәгә таянып яшисез?
— Кайсы эшкә алынсаң да, тәү чиратта илһам кирәк. Ул булса, иҗат итәргә дә, машиналар ясарга да була!
— Киләчәккә планнарыгыз?
— Гамәлгә ашырырга теләгән зур хыялым бар. Ул — инвестор табып, туган төбәктә ретро автомобильләр җитештерүне оештыру. Бу әлегә хыял гына, әмма мин аның кайчан да булса чынбарлык булачагына ышанам…
— Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт, Зәйтүн Фәритович, һәр башлангычыгызда уңышлар, куелган максатларга ирешүегезне телибез!
Читайте нас