+24 °С
Ясно
Общество
11 Декабря 2020, 12:00

ТЫЛСЫМЛЫ КУРЧАКЛАР ДӨНЬЯСЫНДА

Курчаклар — дөньяда иң беренче булып барлыкка килгән уенчыкларның берсе. Аларны төрле материаллардан ясаганнар, һәр уенчык тирән мәгънәгә ия булган. Борынгылар курчакларның сихри көчкә ия булуына һәм төрле бәла-казадан, авырулардан саклавына ышанганнар.Кулдан курчаклар әзерләү хәзер дә модада. Бүгенге мәкалә каһарманы — Туймазы шәһәрендә яшәүче Эльвира Кашапова интерьер курчаклар ясый. Аның эшләре бер-берсен кабатламый, һәрберендә останың күңел җылысы салынган. Интерьер курчаклар, нигездә, уйнау өчен тәгаенләнмәгән. Кемнәрдер аларны — бүләккә, ә кемнәрдер үзләренә матурлык, бизәү өчен сатып ала.

Курчаклар — дөньяда иң беренче булып барлыкка килгән уенчыкларның берсе. Аларны төрле материаллардан ясаганнар, һәр уенчык тирән мәгънәгә ия булган. Борынгылар курчакларның сихри көчкә ия булуына һәм төрле бәла-казадан, авырулардан саклавына ышанганнар.
Кулдан курчаклар әзерләү хәзер дә модада. Бүгенге мәкалә каһарманы — Туймазы шәһәрендә яшәүче Эльвира Кашапова интерьер курчаклар ясый. Аның эшләре бер-берсен кабатламый, һәрберендә останың күңел җылысы салынган. Интерьер курчаклар, нигездә, уйнау өчен тәгаенләнмәгән. Кемнәрдер аларны — бүләккә, ә кемнәрдер үзләренә матурлык, бизәү өчен сатып ала.
— Эльвира ханым, кайчан, ничек шөгыльләнә башладыгыз бу эш белән?
— Бала ялында утырган чакта үзең дә балачак иленә әйләнеп кайтасың, әкият дөньясына чумасың. Әкият персонажлары арасында аеруча урман җен-пәриләре, йорт ияләре күңелне җәлеп итте. Үземнең дә аларны эшләп карау теләге уянды. Беренче ясаган курчак кечкенә йорт иясе булды. Аны тиредән тектем, бик матур гына килеп чыкты. Бу уңышым шушы эшне дәвам итәргә илһамландырды. Әкренләп убырлы карчык, бичура, шүрәле кебек урман җен-пәриләрен, әкияти хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр, канатлар ясарга өйрәндем.
— Курчакларыгыз бик матур, сыйфатлы. Ләкин бер дә җиңел эш түгелдер бу. Аңа ничек өйрәндегез?
— Курчаклар ясау белән 2001 елдан шөгыльләнәм. Ул заманнарда карап эшләргә интернет юк иде. Ниндидер мәгълүматларны китаплардан табып, үзлегемнән бу эшкә өйрәндем. Бәйли белүем, һөнәри училищеда алынган тегү машинасы белән эшләү күнекмәләре яңа эшчәнлек башлаганда бик кирәкле булды. Уенчыклар эшләү барышында үз юнәлешемне таптым, әкренләп бу мавыгу төп эшчәнлеккә әверелде. Бу бик кызыклы шөгыль, бәйләгән чакта курчакка образ тудырасың, аңа кием уйлап табасың. Мондый иҗади эш күңелемә бик якын. Курчаклар эшләгәндә төрле ысуллар кулланам: бәйлим, тегәм, кайбер өлешләрен полимер балчыктан әвәлим, махсус эремәгә ясап манып алам һ. б. Беренче курчакларым тиредән әзерләнә иде, арытаба тукымадан тегеп, бәйләп ясарга өйрәндем, хәзер каркаслы курчаклар да эшлим. Минем өчен ясалган әйберләрнең күләме түгел, ә сыйфаты мөһимрәк. Кешенең курчакны кулга алу белән күңеле күтәрелергә тиеш. Кайвакыт инде әзер курчакка карыйсың да ул сиңа ошамый, үзгәртәсең. Тырышам һәм китереп чыгарам. Һәр курчакка һәм уенчыкка фантазиямне генә түгел, бар күңелемне салам. Яңалыкларны интернет аша үзләштерәм, осталык дәресләрен карыйм. Әйткәндәй, Туймазыда минем кебек курчаклар тегүче әлегә юк.
— Үзегез осталык дәресләре бирәсезме?
— Әйе, мәктәпләрдә, китапханәдә һәм төрле чараларда осталык дәресләре үткәргән
бар. Күргәзмә оештырырга да еш сорыйлар. Беренче тапкыр күргәзмә белән 2007 елда Сабантуйда катнаштык. Шуннан соң башка чараларга да чакыра башладылар. Шәһәребездә яшәүче үзем кебек кул эшләре осталары белән танышып, бер командага тупландык, 2018 елда оста Ольга Сафонова җитәкчелегендә «Алтын куллар» берләшмәсе барлыкка килде. Без Октябрьский осталары белән дә хезмәттәшлек итәбез, Октябрьский, Туймазыда уздырылучы чараларда бергәләп актив катнашабыз.
2013 елдан үзебезнең «Аструм» сәүдә үзәгендә күргәзмәләр үткәрәбез. Әлбәттә, халык җыяр, үзебезне танытыр өчен бик күп эшләргә туры килде. Үзем кулдан игъланнар ябыштырып йөрдем, социаль челтәрләр аша да халыкны җәлеп иттек. Күпләр башта кул эшләрен җитди кабул итмиләр иде. Вак-төяк эшкә саныйлар иде. Ә бит алар чын сәнгать әсәреннән бер дә ким түгел. Әлбәттә, курчаклар белән якыннан танышкан кешенең кул эшләре турында фикере үзгәрә, ул автор салган җан җылысын тоя башлый.
— Якыннарыгыз бу шөгылегезгә ничек карый?
— Тик уңай яктан гына. Гаиләдәгеләрем һәрчак теләктәшлек белдереп, ярдәм итәргә әзер. Бу миңа алга таба эшләргә көч, этәргеч бирә. Кул эшенә сәләтем кече кызыма да күчкән, күрәсең. Ул кечкенә мендәрләр тегәргә ярата.
— Уенчыклар өчен чималны каян аласыз?
— Һәр хуҗабикәдә тукыма кисәкләре һәм кул эшендә кулланылучы вак-төяк әйберләр сакланадыр. Үзем дә эшне башлаганда кул астында булган, көндәлектә файдаланылган чималларны кулландым. Хәзер дә эшкә ярардай әйберләрне җыеп барырга тырышам. Бүген кул эше белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Сыйфатлы тукыма, синтепон, джут һәм башка кирәк-яракларны махсус кибетләрдән сатып алам.
— Бер курчакны ясарга күпме вакыт китә?
— Уртача бер атна вакыт үтә. Илһам килгәндә яисә ашыгыч заказ булса, бер-ике көндә дә өлгертә алам.
— Ә курчакларга ихтыяҗ бармы?
— Әлбәттә, кул эшләре халык арасында югары бәяләнә. Үзебезнең шәһәрдән клиентларым бар, шулай ук республика чикләреннән тыш, башка төбәкләрдән дә заказлар килә. Хәтта бер кыз курчакларымны үзе белән Америкага алып китте. Бәлки, анда да иҗатымны үз итүчеләр булыр. Эшләремне социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләремә куям. Шулай ук «сарафан» радиосы да ярдәм итә. Дусларында, танышларында күрүчеләр аннары үзләре дә заказ ясыйлар. Кайчандыр мөрәҗәгать иткән кешеләр кабат киләләр. Шулай бервакыт әзер курчакны илткәч, клиентның өендә үзем ясаган беренче йорт иясен күрдем. Күңелгә нык рәхәт булып китте.
— Кайсы иҗат җимешегез иң катлаулысы булды?
— Мөгаен, канатлардыр. Бу эшне ике ел элек, шулай ук үзлегемнән, эшли-эшли үзләштердем. Иң зурысы өч метр киңлектәге канатлар булды. Бу күп көч һәм вакытны таләп итте. Хәзер мондый эшләнмәләр популярлашып китте. Бию түгәрәкләренә, балалар бакчаларына, фотосессияләр өчен теләп алалар. Бервакыт бию коллективы өчен ашыгыч рәвештә 15 пар ясарга туры килгән иде.
— Кул эшләреннән башка нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
— 2013 елда мехенди техникасын үзләштердем. Бизәкләр хына белән ясала, ул тәндә ике атна чамасы саклана. Аны күпчелек кызлар никах-туйларга эшләтәләр, шулай ук көндәлек тормышта да ясатучылар бар. Ул гаилә бәхете, иминлек, уңышлар китерә, дип исәплиләр. Бизәкләр күңелдә үзеннән-үзе туа, әзер өлгеләргә карап ясаган юк минем.
Күп вакытымны йортсыз хайваннарга ярдәм итүгә багышлыйм. Курчаклардан килгән акчаларның шактый өлеше дә шунда китә. Йортсыз калган эт-песиләргә яңа хуҗалар эзлибез, иң башта, әлбәттә, ветврачка күрсәтәбез, кирәк булса, дарулыйбыз. Яңа хуҗа тапканчы вакытлыча тоту өчен бер абзар җиһазландырдык. Хәзер анда суыграк булса да, әмма барыбер урамда торган ише түгел. Ашамлыклар, дарулар юнәтүдә бәхетсез эт-песиләр язмышына битараф булмаган шәһәрдәшләр булышлык күрсәтә. Шунысы сөенечле, гәзит, интернет аша оран салсаң, тиз арада ярдәм итүчеләр табыла. Шәһәрдә приют булмаса да, вакытлыча тоту урыны төзесәләр бик яхшы булыр иде.
Җәй көне, заказлар булмаган чакта тормыш иптәшем белән балык тотарга, урманга йөрибез. Төрле үләннәр җыярга яратам. Чамбыр, сары мәтрүшкәне бөтиләр, саклагыч курчаклар ясаганда кулланам. Бу заказ бирүче теләге буенча башкарыла.
— Бүлмәгездә борынгы әйберләр дә күренә.
— Әйе, борынгы әйберләр җыю — минем хобби. Миндә иске балалайка, чемодан, самавыр, эрләгеч, китаплар бар.
— Бөтен кеше дә мондый кул эше белән шөгыльләнә аламы? Моның өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
— Кул эшләре белән шөгыльләнү өчен вакыт кына түгел, яхшы кәеф, теләк, илһам да кирәк. Кәеф булмаганда, мондый эшне башкарып булмый. Бары тик могҗизага, игелеккә ышанучы, сәнгатькә, иҗат итүгә мөкиббән кеше генә матурлык тудырырга сәләтледер.
— Киләчәккә планнарыгыз нинди?
— Курчакларымны республикадан читтә күбрәк танытасы килә. Әлбәттә, бу үзе зур тырышлык, вакыт, түземлек таләп итәчәк. Әмма барысы да яхшы булыр, ышаныч кына кирәк.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Курчаклар дөньясы көндәлек тормышны гармонияле итә, аңа әкияти тылсым өрә. Бу дөньяга бер чумганнан соң, мәкаләм каһарманы кебек анда гомерлеккә каласыңдыр.
Читайте нас