+18 °С
Облачно
Общество
11 Декабря 2020, 13:44

Истәлекле даталар

Киләчәк буыннар өчен алар – Геройлар!

Киләчәк буыннар өчен алар – Геройлар!
9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләнә. Бу көнне без Ватанга фидакарь һәм риясыз хезмәт итү үрнәге булган батыр бабала-рыбызны хөрмәтлибез. Без-нең районда Бөек Ватан сугышында катнашкан өч кеше – Әмирҗан Шәри-фулла улы Заһидуллин (Иске Шах авылы), Әбүзәр Мостафа улы Хәсәнов (Тарказы авылы) һәм Абзалетдин Хөснетдин улы Нәфыйков (Сөярмәт авылы) исән-сау яши. Икесенең яше – 90нан өстә, Абзалетдин бабайга – 104 яшь. Безнең өчен алар шул куркыныч сугышның утын узган Геройлар!
Рәсемнәрдә: сугыш ветераннары.
Читайте нас