+18 °С
Дождь
Общество
11 Декабря 2020, 12:09

Гади агачтан сәнгать әсәре ясый ул!

Заманча технологияләр үсеш алган чорда кул эшләнмәләренә, кием-салым, тегү-чигү әйберләренә зур ихтыяҗ юк, йорт җиһазлары, уенчыклар ясап мәшәкатьләнү дә кирәк түгел сыман. Әмма кулдан ясалган әйберләр игътибар үзәгендә кала бирә. Агач яки башка чималдан эшләнгәнме, я чигелгәнме ул — үзең тудырган матурлык һәрчак зәвыклы, кабатланмас була, аның белән кызыксынучылар да көннән-көн арта. Мондый иҗат җимешләре останың рухи байлыгын һәм дөньяга карашын чагылдыруга сәләтле. Бүген укучыларыбызны шундый гүзәллек тудыручыларның берсе — агач эшләнмәләр остасы Рәмзил Нуреев белән таныштырасым килә. Нәкъ менә аның кебек осталарны «алтын куллы» дип атыйлардыр. Рәмзил Рамил улы белән якыннанрак танышкач, сез дә моңа инанырсыз дип уйлыйм. Мәкаләм каһарманы күрер күзгә гади генә агачта да матурлыкны күрә белүчеләрдән. Ул уенчыкларны бар күңел җылысын салып эшли, аларның сыйфатлы һәм хәвефсез булуына әһәмият бирә. Оста эшләнмәләрне экологик чиста чимал — җитен мае һәм умарта балавызы белән эшкәртә, химик буяуларны бөтенләй кулланмый.

Заманча технологияләр үсеш алган чорда кул эшләнмәләренә, кием-салым, тегү-чигү әйберләренә зур ихтыяҗ юк, йорт җиһазлары, уенчыклар ясап мәшәкатьләнү дә кирәк түгел сыман. Әмма кулдан ясалган әйберләр игътибар үзәгендә кала бирә. Агач яки башка чималдан эшләнгәнме, я чигелгәнме ул — үзең тудырган матурлык һәрчак зәвыклы, кабатланмас була, аның белән кызыксынучылар да көннән-көн арта. Мондый иҗат җимешләре останың рухи байлыгын һәм дөньяга карашын чагылдыруга сәләтле.

Бүген укучыларыбызны шундый гүзәллек тудыручыларның берсе — агач эшләнмәләр остасы Рәмзил Нуреев белән таныштырасым килә. Нәкъ менә аның кебек осталарны «алтын куллы» дип атыйлардыр. Рәмзил Рамил улы белән якыннанрак танышкач, сез дә моңа инанырсыз дип уйлыйм.
Мәкаләм каһарманы күрер күзгә гади генә агачта да матурлыкны күрә белүчеләрдән. Ул уенчыкларны бар күңел җылысын салып эшли, аларның сыйфатлы һәм хәвефсез булуына әһәмият бирә. Оста эшләнмәләрне экологик чиста чимал — җитен мае һәм умарта балавызы белән эшкәртә, химик буяуларны бөтенләй кулланмый.

Чын һөнәрченең осталыгы нәзек эш башкарганда сынала, диләр. Моны Рәмзил Рамил улы иҗатындагы уенчыкларны күргәч, тагы да ныграк аңлыйсың. Зәвыклы да, үзенчәлекле дә килеп чыга останың эшләре. Махсус уку йортлары да тәмамламаган ул, эшләнмәләр ясарга үзлегеннән өйрәнгән. Бүген инде һәр эшен чын сәнгать әсәренә әйләндерүгә сәләтле. Яңа ел якынлашкан ямьле мизгелләрдә сәләт иясе белән шәхсән очрашып, аралашу мөмкинлеге чыкты.

— Рәмзил, һөнәргә килү тарихын сөйләмәссезме?
— Агач эшләнмәләр ясау осталыгы нәселдән киләдер дип уйлыйм. Балачакта җәйге ялларны без авылда, дәү әти-әниләрдә үткәрә идек. Бабам гомер-гомергә кул эшләренә маһир булды, ул чана-арба ишеләрне ясый иде. Аның дусты белән атка киертә торган даганы бөккәнен күзәткәнем истә. Гомумән, агач белән мин даими эшлим. Сүз уеп ясалган бизәккә заказлар, баскыч композицияләре, урындык, тартмачык ише җиһазлар ясау турында бара. Уенчыклар иҗат итү нияте электән үк барлыкка килгән иде. Берәр еллап элек бу юнәлештә җитди эшли башлау теләге туды. Тәүдә дус-танышлардан заказлар килде. Төрле рәвештәге уенчыклар ясау үземә дә бик ошый, күңелгә илһам бирә. Бер ел эчендә уенчыклар җыелмасы тупланды. Алар арасында «Куян» һәм император погремушкалары, «Тизлек» спорт машинасы, «Күкрәү» һәм «Җил» исемле атлар, «Тайга» автомобиле бар. Бизәкләрне уеп ясауга башлыча үзаллы өйрәндем, шәхси тәҗрибәдә белемне үстердем. Мин агач белән эшләргә бик яратам. Сәнгать мәктәбендә укыганда күбрәк сурәт ясауга игътибар бирелә иде. Кул эшләрен үз иткәнгә, ешрак пластилин, кызыл балчыктан скульптуралар ясау белән шөгыльләндем. Укуны тәмамлагач, башта төзелештә эшләдем, хәзер инде күпчелек вакытны сыннар ясауга бүләм.

— Уенчыкларны иҗат итү гадәттә күпмегә сузыла?
— Бу аларның катлаулылыгына бәйле. Зур булмаганнарын бер көн эчендә эшләп була. Әлбәттә, монда уенчыкның ниндирәк булачагын күзаллау, схемалар ясауга сарыф ителгән вакыт исәпкә алынмый. Болары атналарга да сузылырга мөмкин. Күләмле сыннарны ясауга бер айга якын вакыт китә. Мисалга, баскычка куелучы композицияләрнең берсе — арыслан сынын эшләүгә нәкъ шуның кадәр вакыт сарыф ителде. Мин аны ясау алдыннан барлык мәгълүматны өйрәндем, күп укыдым, арысланның хайваннар дөньясы патшасы булуын чагылдырырга тырыштым.
... Һәм оста моны булдырган! Бу сын дөрестән дә бик хиссиятле, чынбарлыктагыдай килеп чыккан.

— Нинди төр чимал белән эшләү уңайлырак һәм сыйфатлырак?
— Имән агачы эшкәртү өчен бик кулай чимал булмаса да, күпчелектә аны кулланам. Бу агачның хуш исе, кабатланмас бизәкләре ошый. Аңардан ясалган уенчыклар аеруча зәвыклы күренә. Табигый чималны «Таубаш» фирмасы белән килешү нигезендә алып кайтам, кайбер очракта аны заказ бирүче үзе дә китерә.

— Агач ялгышларны кичерәме?
— Кайбер вакытта. Мәсәлән, арысланны эшләгәндә хаталанырга хакым юк иде. Миңа зур бер кисәк чимал бирелде, һәм шуңардан сын ясарга тиеш булдым. Игътибарны читкә юнәлтмичә, булачак образны төгәл күзаллап, аңа тулысынча бирелеп эшләгәндә генә ул уңышлы чыга. Агач — ул тере матдә, аның белән эш иткәндә җылысын, табигый хиссиятен тоясың, ул кабатланмас хуш искә ия, һәр агачның үз төзелеше, тыгызлыгы, төсмере бар. Мин бүгенге көндә күзләрне йомган килеш тә агачларның төрләрен аера алам.

— Заказчыларны каян табасыз?
— Күбрәк «сарафан радиосы» эшли. Социаль челтәрләр аша эзләп табалар. Даими заказчылар да бар.

— Гаиләгез белән дә танышыйк, сез дүрт бала әтисе дә икән?
— Яраткан, сиңа теләктәшлек күрсәткән гаиләң, балаларың булу — ул бәхет! Балалардан бик күп уңай энергетика килә, алар яшәешебезне бәхет-шатлык нурлары белән балкыта, үсешкә, иҗат итүгә илһамландыра. Эшемнең тыгызлыгы аркасында, кайчагында ул-кызларым белән шөгыльләнергә вакыт җитеп бетми. Буш араларда, кичләрен алар белән саф һавада йөрергә, яки өйдә бергәләп нәрсә дә булса эшләргә тырышам. Балалар тәрбияләүдә иң мөһиме — аларны аңларга өйрәнү. Монда сүз фикер бөтенлеге, үзара теләктәшлек турында бара. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Һәр кешегә шәхес итеп карау зарур. Шул исәптән балаларга да. Аларга үсәргә, үзләренә ошаган шөгыльне табарга комачауламаска, җәмгыятьтәге стереотипларны көчләп такмаска кирәк.

— Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз, ул иҗади кешеме?
— 15 яшемнән мин 3-4 ел буена заманча бию түгәрәгендә шөгыльләндем. Айгөл белән шунда таныштык. Без бергәләп чыгышларга йөри идек, шул рәвешле арабызда әкренләп дуслык һәм мәхәббәт туды. Хатыным да иҗади сәләткә ия, ул матур картиналар ясый. Өйдә уңган хуҗабикә, балаларга ягымлы әни, миңа кадерле, яраткан хатын да ул.
... Әйткәндәй, Айгөлне Рәмзил ихласлыгы, игелекле, кайгыртучан булуы белән җәлеп иткән. «Нәкъ шушы сыйфатлары өчен аны хөрмәт итәм, яратам», — ди ханым.
Төс-кыяфәте һәм урысча камил сөйләшүе белән дә шушы милләт вәкилләренә тартым Рәмзилнең исем-шәрифләре генә аңарда татар каны булуын күрсәтә. Шунысы аеруча гаҗәпләндерә: шәһәрдә туып-үскән, белем алган мәкаләм герое туган телдә дә иркен аралаша икән! «Татарчаны яхшы белүем, онытмавым өчен әткәйгә рәхмәтлемен, — ди Нуреев үзе. — Ул кечкенәдән безне туган телгә мәхәббәт рухында тәрбияләде. Балалар бакчасына барганчы да без гел татарча сөйләштек. Минем уемча, бу үскәч тә телне камил белүгә сәбәпче булгандыр».

— Шәһәрдәшләргә теләкләрегез?
— Һәр кеше үзенә, холкына туры килгән шөгыль тапсын иде. Шулчак яшәүнең тәмен тоеп, көнкүреш мәсьәләләргә чишелеш таба алачак. Без искиткеч гүзәл, кызыклы дөньяда яшибез. Һәр көнебез кабатланмас. Шуңа күрә иртән торып, нәрсәдер эшләү, иҗат итү — ул үзе бәхет.

— Киләчәккә планнарыгыз?
— Уенчыкларны күбрәк кешеләргә танытасы килә. Бүген аларның саны күп булмау сәбәпле хаклары да чагыштырмача югары. Киләчәктә остаханәдә эшләнмәләр ясауны арттыруны күзаллыйм.
... Сүз уңаеннан. Рәмзилгә хәйриячелек темасы да якын. Ул Уфаның «Мәрхәмәт» фонды белән берлектә химая чарасы үткәрергә ниятли. Аның барышында Нуреев ясаган уенчыклар аукционга куела һәм сатудан килгән акчалар авыру балаларны дәвалауга юнәлтеләчәк.

... Мәкаләм ахырында оста турында социаль челтәрләрдәге берничә фикерне язып үтәсем килә.
Фирдәвес Батдалова: «Шәһәребездә Рәмзил Нуреев кебек сәләт иясе яшәвенә бик шатмын. Уенчыклар искиткеч матур, зәвыклы! Алардан ниндидер җылы нур, яктылык сирпелә сыман».
Лилия Галиева: «Гади куллар белән шундый камил эшләнмәләр иҗат итү гаҗәпләнү катыш соклану тудыра. Төгәллек, сабырлык, игътибарлык сораган эшкә никадәр зур хезмәт куелган! Әлеге уенчыкларны күргәч, аларның тәэсирен тойгач балачакка, табигать дөньясына эләккәндәй буласың».
Виктор Татаринов: «Яраткан шөгыльнең төп хезмәтеңә әйләнүе уңай күренеш. Рәмзил Рамилевичка ниятләгән бар планнарының да тормышка ашуын, аңа һәрчак уңышлар юлдаш булуын телим!».

Фотолар Нуреевлар гаиләсе архивыннан
Читайте нас