Әлеге кәрзин исә 2012 елдан бирде үзгәрешсез килә. Ул 290 кг сөт ризыкларыннан, 126,5 кг икмәк (ярма, он, кузаклылар да керә), 100 кг бәрәңге, 115 кг яшелчә, 60 кг җиләк-җимеш, 58,6 кг ит, 18,5 кг балыктан тора иде.
Кулланучылар кәрзине составыннан чыгып, яшәү минимумы билгеләнә. МРОТ күләме дә шуннан чыгып исәпләнә. 2020 елның 1 гыйнварыннан ул аена 12130 сум тәшкил итә. Конституциягә кертеләчәк Президент төзәтмәләре исәбендә МРОТны тоташ Русия буенча эшкә сәләтле халыкның яшәү ихтыяҗы минимумы күләменнән аз билгеләмәскә дигән шарт-кагыйдә дә бар.