+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общество
23 Ғинуар 2020, 20:30

Исерек хатын дуласамы...

21 гыйнварда Уфадан Дубайга юлланган чартер рейсы экипажы уйламаган җирдән чак Иранга төшми. Моңа республика башкаласында яшәүче исерек хатын сәбәпче була

Пассажирлар сүзләренә караганда, бу ханым 40 минутлап һава судносы салонын һәм бортпроводникларны киеренкелектә тота.

Хатын үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә исерек була, кисәтүләргә тәэсир итми, халыкка ташлана, берничә ир-атка йодрыклары, сумкасы белән суга.

Ахыр чиктә аны тынычландырырга, кулларын скотч белән бәйләп куярга мәҗбүр булалар. Тик бу чара да әллә ни тәэсир итми. Экипаж беркетмә төзеп, корабль командиры исерек хатын тынычланмаса, самолетның Иранга төшәчәге турында кисәтә.

Нәтиҗәдә дуамал хатын тынычлана һәм йоклап китә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә исә аны полициягә тапшыралар. Аңа штраф яки төзәтү эшләре яный.

Читайте нас: