+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общество
22 Ғинуар 2020, 19:00

Безнекеләр Берлинда

Берлинда “Яшел атна” ярминкә-күргәзмәсе уза, ул 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк

Анда дөньяның 72 иленнән алдынгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары җитештерүчеләр катнаша.
Русия анда тоташ композиция тәкъдим итә. Зур мәйданда Ватаныбыздан 250 компания урнашкан. Катнашучылар исәбендә – Башкортстаннан “Продукт Башкортстана”, “Пышка”, “Стәрлетамак икмәк комбинаты”, “Турбаслы бройлеры”. Бу компанияләрнең ризыкларын бирегә килүчеләр тәмләп карый алуы өстенә, сатып та алала. Русия товар җитештерүчеләренең ярминкәдә катнашуы “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.
Читайте нас: