+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общество
21 Ғинуар 2020, 19:00

Кыйгы районы хакимиятенә Зөһрә Гордиенко җитәкчелек итәчәк

Республикада муниципалитетны җитәкләячәк беренче хатын-кыз бу

Аның кандидатурасын төбәк депутатларына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте һәм аның эшлекле, һөнәри сыйфатларын телгә алды.

Зөһрә Мәүлетбай кызы чыгышы белән Учалы районыннан. Асылда җәмәгать тармагында хезмәт салган, соңгы сигез елда Учалы районы хакимияте башлыгының җәмәгать мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын биләгән

Кыйгы районын дүрт ел җитәкләгән Шамил Мөхәмәтдиновка төбәк башлыгы рәхмәт белдерде һәм Салават Юлаев орденын тапшырды. Кыйгы районы депутатлар советы Зөһрә Гордиенконың кандидатурасын хуплады һәм аны район хакимияте башлыгы вазифаларын үтәүче итеп тәгаенләде.
Читайте нас: