22-29 гыйнварда төбәгебездә урыны белән буран, агачларга, тимерчыбыкларга җепшек кар сару, юлларда бозлавык, көрт салу ихтимал, җил урыны белән 16-21 метрга җитәчәк, күренеш 500 метргача начарланачак.
Синоптиклар фаразлавынча, киләсе тәүлекләр болытлы булачак. Төндә бераз җепшек кар, көндез кар катыш яңгыр яву көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән 16-21 метргача. Салкынлык төнлә 1-6 градус, көндез 1 градус җылыдан 4 градускача салкын.