+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
20 Ғинуар 2020, 19:00

Башкортстанда аюлар уяна

Иглин районының Ягодная авылында 20 гыйнварда төбәк халкы аю күреп кала

Җәмәгать челтәрләрендә урамда игътибарлы һәм сак булырга дигән хәбәр тарала.

Кичекмәстән балаларга, ата-аналарга хәбәр итегез, авыл буйлап котырган аю йөри, сак булыгыз”, - диелгән авыл төркемендә.

Шаһитлар сүзләренә караганда, аюны Күл һәм Некрасов урамында күргәннәр. Әмма аның котырган булуы әле расланмаган. Ветеринарлар БР Экология министрлыгына аюны аулау һәи котыру авыруына тикшерү җәһәтеннән ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Вакыйга урынында ветеринария станциясе һәм Экология министрлыгы инспекторлары эшли.

Аюның иртә уянуына артык җылы кыш сәбәпче булган, күрәсең.

Айгөл Әхмәтҗанова тәрҗемәсе.



http://www.bashinform.ru/news/1403456-on-beshenyy-zhiteley-bashkirii-napugal-prosnuvshiysya-medved/

Читайте нас: