+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
19 Ғинуар 2020, 16:00

Артур өчен бүләк

Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча 15 яшьлек туймазылыга инвалид кәнәфие тапшырылды

Артур Заһидуллинга 15 яшь, ул авыр балалар-церебраль параличына дучар. Тернәкләндерү программасына ярашлы рәвештә, алты ел саен ада яңа инвалид кәнәфие бирелергә тиеш. Былтыр аны чираттагы яңарту вакыты чыккан. Әмма тәкъдим ителгәннәрнең берсе дә туры килмәгән малайга. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбировка мәгълүм булган һәм ул туймазылыга күпгамәлле тиешле күчмә җиһаз бүлергә кушкан.

Малайның әнисе сөенечен яшерми:

- Кәнәфинең гәүдәне ышанычлы беркетүче каешлары бар, сынын тоталмау сәбәпле, улым гәүдәсенә идарә итәлми.

Үсмер республика ерактан укыту үзәгендә белем ала. Заһидуллиннар гаиләсендә кызлары – беренче сыйныфта укучы Айсылу үсеп килә.

- Артурны иске, уңайсыз кәнәфигә утыртканда, мин аның авыртынуын күрә идем. Яңасы уңайлы, махсус җайланмалары күп, утыргычы һәм аркасы йомшак, - дип сөенә кыз абыйсы өчен.

Читайте нас: