Анда “БРда Русия хәрби-тарих җәмгыяте” һәм БР буенча Хәрби фәннәр академиясе вәкилләре катнашты. Галимнәр, сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр ветераннары, педагоглар, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать оешмалары әгъзалары, яшьләр һәм муниөипалитет-берләшмә башлыклары мәктәпләрдә дүрт хәрби дан музее ядкәрләре белән танышты, “Хәсрәтле ана” һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чараның татар драма театрында үткән өлешен район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин ачты:
Бүген без тоташ чаралар комплексын башлап җибәрдек. Алар сугыш чоры каһарманнарына, тыл эшчәннәренә багышланган һәм ел буе дәвам итәчәк күргәзмәләр, бәйгеләр, тантаналар, концертлар, флешмоблар, җәмәгать һәм спорт чараларыннан гыйбарәт.
Фронта киткән 32 мең райондашыбызның кимендә 15 меңе генә исән кайткан. Хәзер районда 44 фронтовик исән. Алар онытылмаячак. Хәзер районның 200 кешесе илебезнең Кораллы көчләре сафларында хезмәт итә һәм ата-бабаларының хәрби йолаларын дәвам итә.