Хәтер-искә алу, мәдәни-спорт чаралары республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә үтәчәк.
Республика театрларында сугыш турында спектакльләр күрсәтү, кинотеатрда Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортстан” киностудиясе төшергән фильмнар карау күздә тотыла. Милли музей музейара “Җиңү-75” проекты кысаларында республиканың барлык музейлары ядкәрләреннән күргәзмә әзерли.
Җиңү көнендә “Үлемсез полк” тантанасы вакытына тынлы оркестрлар марш-парады узачак. “Торатау” конгрес-холлында open air төрендә “Без Җиңү турында җырлыйбыз!” концерты, кичке якта Уфада лазер шоу-тамашасы һәм бәйрәм салюты булачак.