+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
16 Ғинуар 2020, 18:00

Берлинда - “Яшел атна”

17-26 гыйнварда Берлинда үтәчәк 85нче халыкара күргәзмә-ярминкә «Зелёная неделя» – “Яшел атна” дип атала

Русияне 18 төбәк, шул исәптән Башкортстан тәкъдим итәчәк.
Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате казанышлары тәкъдим ителәчәк. Республикадан анда «Продукт Башкортостана», «Пышка», «Стерлитамакский хлебокомбинат», «Турбаслинские бройлеры» компанияләре катнашачак. Ярминкәгә килүчеләр шунда ук күңеленә хуш килгән ризыкны тәмләп карап, сатып алалачак.
Башкортстан предприятиеләренең бу чарада катнашуы “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга булышачак.
Айгөл Әхмәтҗанова тәрҗемәсе.
Читайте нас: