+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
15 Ғинуар 2020, 16:05

Егерме кешене коткарган

Эльвира Шәяхмәтова Межгорьеда гади почтальон булып эшли. Әмма нәкъ шушы ханымның кыюлыгы һәм тәвәккәллеге нәтиҗәсендә егерме кеше исән калган

Бу көнне Эльвира гадәттәгечә почта тараткан. Дудоров урамындагы йортка чират җиткәч, ул икенче каттагы тәрәзәдән чыккан куе төтенгә игътибар иткән. Озак уйлап тормыйча, почтальон подъездга кергән һәм, хәвеф турында кисәтеп, шушы йортта яшәүчеләрнең ишекләрен шакый башлаган. Моннан тыш, ул бу йортта үзаллы хәрәкәтләнә алмаган олы яшьтәге апа яшәвен дә белгән һәм аңа җыенып чыгарга ярдәм иткән. Батырлыгы өчен республика Башлыгы Радий Хәбиров Эльвира Шәяхмәтованы дәүләт бүләгенә тәкъдим иткән.
Айгөл Әхмәтҗанова тәрҗемәсе.
https://vk.com/public59084959?w=wall-59084959_14162
Читайте нас: