+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общество
14 Ғинуар 2020, 20:00

Быел федерация югарылыгында яңа “Авыл биләмәләрен тоташ үстерү” дәүләт программасы тормышка ашырыла башлый

Проект кысаларында Башкортстан авылларына 4,7 млрд сум юнәлтеләчәк һәм ул өч ел дәвамында үзләштереләчәк

3 млрд сум - федерация, калганы төбәк бюджетыннан бүленәчәк.

Махсус киңәшмәдә чыгыш ясаган авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов 2019 елда төбәкләргә авылларда инфраструктураны үстерүгә кимендә 1,2 млрд сум бүленүен билгеләде. Аның байтак өлеше торак мәсьәләсен хәл итүгә юнәлтелде – авылда яшәүче 840 гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидия алды. Былтыр Башкортстанда 8 газ тәэминаты, 11 су тәэминаты объекты һәм дүрт фельдшер акушерлык үзәге файдалануга тапшырылды.

Читайте нас: