+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
14 Ғинуар 2020, 19:00

20.02.2020. Кияүгә чыгасызмы?

Ел саен кияү һәм кәләш никахлашу өчен кулай көн сайлый. Аларның фикеренә караганда, бу көн никахларына уңай тәэсир итәргә тиеш

Быел ул 20 февральгә туры килә. Республикада 100 пар мөнәсәбәтләрен шушы көнне теркәмәкче, Туймазыда исә бу көнне дүрт пар өйләнешәчәк.

2019 елның декабрь ахырында гаилә корырга ниятләгән Иглин районы яшьләрен иң үзенчәлекле пар дип атарга була. Дмитрий Емелёв и Юлия Бәдретдинова ЗАГСка Кыш бабай һәм Карсылу костюмында килә.

2020 елның 20 февраленнән кала, 10 октябрь дә бар әле. Егетләр, сөйгәнегезгә октябрьдә тәкъдим ясый аласыз. Соңламагыз.

Әйткәндәй, республикада “Демография” гомумдәүләт проекты гамәлдә. Аның кысаларында Башкортстанда бала туганда гаиләләргә ярдәм күрсәтү, өч яшькәчә балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары булдыру, халыкны сәламәт тормыш рәвешенә чәмләндерү, өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын яхшырту буенча төбәк проектлары эшли.

Читайте нас: