+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общество
13 Ғинуар 2020, 19:00

Миллиард хуҗасы табылган

Русиядә 2020 елның тәүге көнендә гаять зур акча уйнатылды – миллиард сумнар бу

Нәтиҗәдә йөзләгән русияле миллионерга әверелде. Бер кеше исә миллиард отты. Лотореяны оештыручылар билетның Мәскәү өлкәсендә сатып алынуын белә иде. Күптән түгел исә отыш иясенең исеме дә мәгълүм булды – Мәскәү янында яшәүче Надежда Бартош булып чыкты ул. Ханым баштагы мәлдә бу кадәр акча отуына ышанмавын, шул сәбәпле килми йөрүен аңлатты.
Әйткәндәй, лотореяны ул бәйрәмнәрдә генә сатып алган, бу бәхетле билетны исә кызының туган көненә алган булган.

Надежда отышны юк-барга сарыф итәргә җыенмый, ире белән бу акчаны гаилә кәсебен үстерүгә юнәлтәчәкләр. Әмма истәлеккә зәркан бизәнгечләр алып куймакчы ул.

Читайте нас: