+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общество
9 Ғинуар 2020, 19:00

Республика Башлыгы озайлы ялга йомгак ясады

Радий Хәбиров фикеренә караганда, янгыннар һәм анда һәлак булучылар саны кимегән

Кышкы озайлы ял чорында янгыннар чыгу үзәккә үтте. Гыйнварның тәүге көннәреннән үк йөзләгән янгын чыкты, дистәләгән кеше янып үлде, җәрәхәтләнде, йорт-курасыз калды... Бер ел инде шушы куркыныч саннарны киметү өстендә җитди эш бара. Янгын кисәткечләр урнаштырыла, ихата саен йөреп, аңлату эше үткәрелә. Нәтиҗәсе күренә. Казалар саны шактый кимеде. Янгыннар, эчкечелек, юл-транспорт казаларын киметү юнәлешендә эшне дәвам итәчәкбез. Чөнки бу якташларыбыз язмышы. Үзегезне саклагыз”, - дип яза ул үзенең җәмәгать челтәрләре сәхифәсендә.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел башыннан республикада 136 янгын чыккан, 4 кеше һәлак булган, 3 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән. Бәйрәм көннәрендә янгынга китергән төп сәбәпләр исәбендә - электр җиһазлары һәм мичләрдән файдалану кагыйдәләреннән тайпылу.
Читайте нас: