+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
9 Ғинуар 2020, 18:00

Бер миллионер Туймазыдан диләр

Республикада 100 сумга “Русское лото” лотерея билеты сатып алган алты кеше берәр миллион сум откан

Ачыклануынча, бер билет Туймазы районы биләмәсендә сатып алынган. Зур күләмдәге отышлар, хәтта джекпот та чыкканы бар республика халкына, әмма бу юлы төп бүләк - бер миллиард сумга мәскәүле ия булган. Бәхетлеләр саны буенча икенче урында – Санкт-Петербург, өченче урында – Башкортстан. Лотерея 1 гыйнварда уйнатылган. Бу көнне кимендә 3,5 миллиард сумлык 29 миллионлап билет отышлы булган.
Читайте нас: