+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
21 Ноябрь 2019, 17:44

Туймазы сусаклагычында канаты сынган аккош табылган

Шушы көннәрдә Туймазы сусаклагычында авыл халкы бер яшьлек аккошка юлыккан.

Шушы көннәрдә Туймазы сусаклагычында авыл халкы бер яшьлек аккошка юлыккан. Флүрә Миңнегалиеваның оныклары тапкан аны. Кошның канаты сынган. Берәрсенең табынына эләкмәсен өчен, аны Түбән Сәрдек авылында яшәүче пенсиядәге апаның сараена кайтарганнар.
Әлеге вакытта Кушнарен районындагы кыргый хайваннар приюты җитәкчеләре белән кошны аларга тапшыру турында сөйләшү бара, - диде Туймазы аучылар җәмгыяте рәисе Рәзим Фәткуллин. - Аккошның канаты имгәнгән. Ярасы азып китмәсен өчен, аны ветеринарга күрсәтергә кирәк.
Бүгенге көндә махсуслашкан приютларның берсе дә кошны үзенә алырга ризалык бирмәде. Аккошның язмышын күздә тотачакбыз.
Читайте нас: