+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
14 Ноябрь 2019, 18:46

ТУЙМАЗЫДА ЗАВОДЛАР ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ

Киләсе бишьеллык бурычлары исәбендә – сәнәгать-җитештерү күләмен һәм хезмәт җитештерүчәнлеген 20 процентка арттыру

Башкортстанның сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев беренче эш сәфәре белән Туймазы районында булып китте. Көн дәвамында ул “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш”, “РОССЭН”, “Туймазытехуглерод”, “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы”, “Корона” җәмгыятьләрендә булды.
Күптән түгел шушы вазифага тәгаенләнгән министрның сәфәре беренче чиратта танышу максатын күздә тотты: предприятиеләр, аларның куәт-мөмкинлекләре, җитештерелгән продукция белән. Бүген еш кына сәнәгать аксый дигән сүзләр ишетергә туры килә. Дәлилләр, һәрхәлдә безнең шәһәрдә, киресен сөйли. Быел тугыз айда 6200ләп кеше эшләгән зур һәм урта сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 11 миллиард сумлык үзләре җитештергән продукция төяп озатылган, эш башкарылган һәм хезмәт күрсәтелгән.
Мәсәлән, химия машиналары эшләү заводында министр ике сәгатьләп диярлек булды. Яңа хуҗа килгәннән соң 20 елда биредә сәнәгать җитди яңартылды, җитештерелгән продукция ассортименты төрләндерелде. Яңа җиһаз яңа бурычлар куярга һәм аларны уңышлы хәл итәргә ярдәм итте: элек биредә 25-30 мм калынлыгындагы  металл белән эшлиләр иде, бүген бу сан 100 миллиметргача арткан. Икенче мисал – чагыштырмача күптән түгел химмашлылар җитештерелгән җиһазлар өчен төпләрне читтән кайтарткан, өстәвенә, зур хакка. Хәзер үзләре дә читтән заказлар кабул итә. Мәсәлән, биредә күптән түгел җитештерелгән өлешле төпнең диаметры саллы 12 метр тәшкил иткән.
Министрны металл калай китерүдән башлап, эшләнмәне тоташ җыю һәм аны буяуга кадәр сәнәгать-технология чылбыры белән таныштырдылар. Беррәттән махсус стендта әзер эшләнмәгә гидравлика сынауларын да күрсәттеләр. 
“Десертка” исә үзләре уйлап тапкан өр-яңа АГЗУ (автоматлаштырылган төркемле үлчәү җайланмасы) тәкъдим иттеләр. Бүгенге көндә гамәлдәге тиңдәшләре күләмлелеге, хезмәтләндерү кыйммәтлелеге белән аерыла. Өстәвенә, алар радиоактив чыганаклар ярдәмендә нефть һәм газ чыгару скважиналары күрсәткечләрен күзәтә, бу исә изотопларны саклау һәм күмү-урнаштыру буенча кыйммәтле эшләр, тиешле лицензия алуны күздә тота. Скважинадан килгән агымны үлчәү өчен химмашлыларның җайланмасында рентген аппарат кулланыла. Бу кулайлылык һәм үзкыйммәт җәһәтеннән шактый зур файда бирә. Шул ук вакытта анык вакыт кысаларында тиешле мәгълүмат белән тәэмин итә.
“Туймазытехуглерод” җәмгыяте эшчәнлеге күләме әсәрләндерә. Резина җитештерү өчен техника углероды җитештерүче предприятие үз продукциясен Русиянең, якын һәм ерак чит илләрнең кимендә 100 предприятиесенә озата. Өстәвенә, 40 процентлабы экспортка китә. Якын киләчәккә төп бурыч – 1нче технология агымын камилләштерү һәм үзгәртеп кору. Бу эшчәнлек җитештерүчәнлеген арттыру, энергия куллануны һәм экология йөкләнешен киметү, номенклатураны киңәйтү, җитештерелүче продукция сыйфатын һәм күләмен арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
“РОССЭН” җәмгыяте (элекке казанлык җиһазлары заводы) үз тармагы базарында ныклап берегеп калды. Ул җылылык-энергетика комплексы өчен төрле продукция җитештерү һәм сатуда махсуслаша: сәнәгать өчен су җылыту казаннары, мунча мичләре, тышкы тәгаенләнеш казаннары.
“Туймазы бетон ташучы автомобильләр  җиһазлау заводы” җәмгыятендә тормышка ашырылган чаралар бетон ташу, тагылма, янгын сүндерү һәм төзелеш техникасы җитештерү максат-бурычын саклап калуга юнәлтелгән. Хәзер биредә азык катнаштыргыч, ярымтагылма-сортиментовоз (агач ташу өчен), ярымтагылма-металловоз җитештерүгә әзерлек бара, бу керемне һәм сәнәгатькә йөкләнешне арттыру, яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Үз чиратында министрлык республика биләмәсендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итү, шулай ук авыл хуҗалыгы, урман әзерләү, металл ташу техникасы  җитештерүчеләргә субсидия бүлү җәһәтеннән ярдәм итә алыр иде.
«Корона” җәмгыяте дә яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрелергә әзер. Былтыр биредә сәнәгать мәйданнарын шактый  киңәйткәннәр. Ирешелгәндә генә туктап калырга җыенмыйлар. Хуҗаларның нияте – сәнәгатьне арытаба киңәйтү, яңа җиһаз сатып алу... Әмма мо-ның өчен әйлә-нештәге  акча кирәк. Әгәр дә сәнәгатьчеләр-нең үтенеч-ихтыяҗларын министрлыкта игътибарга алсалар – бу уңышның яртысы дигәнне аңлатачак.
Читайте нас: