+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общество
14 Ноябрь 2019, 15:52

ТУЙМАЗЫ АГРАРИЙЛАРЫ КЫРЛАРДАН КАЙТА

Район хуҗалыкларында кыр эшләре төгәлләнде диярлек

Район хуҗалыкларында кыр эшләре төгәлләнде диярлек. Тоташ алганда авыл хуҗалыгы эшчәннәре 77,6 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырып алды, гектар куәте 23,7 центнер. 
Кимендә 22 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынды, уңыш бер гектардан 359 центнер тәшкил итте. Тамыразыкның өчтән бере Раевка шикәр заводына эшкәртүгә озатылды, калган уңыш әлегә басуларда. 
Көнбагыш урагы төгәлләнүгә таба бара – ул 2400 гектар урылган (план 3200 гектар). Уҗым культуралары чәчү төгәлләнгән, аңа 9 мең гектар бүленгән.
Читайте нас: