+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
14 Ноябрь 2019, 15:49

СОЛДАТ БАТЫРЛЫГЫ ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНДӘ

Исән чагында ук бик сирәк кешегә дан җырлана


Бөек Ватан сугышы яугире, полковник Гани Галим улы Галимов исә ике тапкыр ватанга тугрылык рухындагы җыр каһарманына әверелгән. Якташыбызның батырлыгы “32нче дивизия җыры” һәм “Лейтенант Галимов” әсәрләрендә мәңгеләштерелгән.

1938 елда Гани Галим улы 32нче атучылар дивизиясендә ротага җитәкчелек иткән. Хәсән күле янында барган сугышлар вакытында ул кул гранатасы белән дошман пулемётын тар-мар иткән. Үзенә таба япон гранаталары оча башлагач, ул аларны тотып алып, кире дошман окопларына томырган. Батырлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Аннары Бөек Ватан сугышы, яңа батырлыклар, яңа бүләкләр. Галимов полковник дәрәҗәсенә кадәр үрләтелгән.

“Башкортстан Республикасы дәүләтчелеге барлыкка килү һәм аякка басу: 100 шәхес” проекты кысаларында Бөтендөнья башкортлар корылтае аның истәлеген мәңгеләштерергә карар иткән һәм туган авылында хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме керткән.

Күптән түгел Япрык мәктәбе ихатасында хәтер тактасын ачу тантанасы үтте, анда катнашу өчен Мәскәүдән һәм Уфадан каһарманның кызлары, оныгы, оныгының кызы, башка туганнары кайтты.

Көн дәвамында мәктәптә батырлык дәресе үтте, анда Галимов хатирәләреннән өзекләр тәкъдим ителде, балалар ватанга тугрылык рухындагы шигырьләр сөйләде, каһарманга багышланган бер җыр яңгырады, музейга экскурсия оештырылды. “Без – башкортлар” җәмәгать оешмасы җәядән ук ату буенча осталык дәресе һәм турнир үткәрде.

– Әтиебезне биредә хәтерләүләре һәм искә алулары зур сөенеч, – диде Лариса Галимова. – Мәктәп музеенда аның турында бай мәгълүмат тупланган. Әти исән чагында сугыш вакыйгаларын искә алырга яратмады, әмма хатирәләрен язып калдырды. Кулъязмаларын электрон төргә әйләндерәбез. Тупланган материалларны мәктәпкә тапшырдык. Авыл халкының әти җиде ел белем алган мәктәпкә һәм авылның бер урамына аның исемен бирүне юллавын белдем.
Читайте нас: