+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
14 Ноябрь 2019, 15:37

КЫТАЙ КОМАНДАСЫ ТУЙМАЗЫДА КУНАКТА

Бер ел элек Туймазының “Девон” хоккей командасы Кытайда булып кайтты

Сәфәр балалар хоккее өлкәсендә ике ил хезмәттәшлеге кысаларында үтте. Быел Кытайдан үсмерләр командасы Туймазыга килде. Кичә Тяньцзинь шәһәре егетләре “Девон”дагы яшьтәшләре белән беренче уенда катнашты. 3:10 исәбе белән отылсалар да, кунаклар көяләнмәде. Бозда бик күп уңай хис-тойгылар кичерүләрен һәм киләсе ике көндә җиңүне кулдан ычкыдырмаска тырышачакларын белдерде алар. Сезнең игътибарга матчтан фотолар тәкъдим итәбез.
Читайте нас: