Туган якны өйрәнүче Раян Баһаутдинов Кандракүл авылында туган һәм мондагы һәр ташны белә. Авылның калкулыклы биләмәсендә кыя-ташлар байтак, әмма шуларның берсе балачактан ук аның игътибарын җәлеп иткән. Кулдан кисеп дигәндәй шомартылган яссы өслеккә борынгы язма уелган. Анда нибары берничә юл, әмма махсус белемсез аларны укып булмый. Туган якны өйрәнүче андагы хәрефләрне дә таныган, кояш һәм аңардан түбән каратылган укларны да күреп алган. Язма үзе турыпочмаклы кысада, аның өстендә исә дистәләгән тирән тишек.
– Биш яшемнән биредә көтү көттем, авыл биләмәсен генә түгел, Кандракүлнең бар тирә-ягын чарлап чыктым, – дип сөйли Баһаутдинов. – Бу гадәттән тыш язуны балачакта ук күргән идем. Баштагы мәлдә аңа игътибар итмәдем, аннары хәтта барлыгын да оныттым. Бу табылдыкның әһәмиятлелеген әле генә, пенсиягә чыгып, уйланырга һәм туган якны өйрәнергә вакыт барлыкка килгәч кенә аңладым. Шушы урынга килеп, кызганычка, язуның бер өлеше җуелуына шаһит булдым – бер вәхшие аның өстенә үзенең имзаларын сырларга тырышып, «кояш»ны кырып бетергән.
Үзенең табылдыгы турында Раян Талбетдин улы тарихчы-туган якны өйрәнүче Юрий Бирюзовка бәян иткән. Юрий Леонидович, озакка сузмыйча, “Кандракүл” табигать паркының элекке директоры һәм Баһаутдиновның сыйныфташы Фәтхелислам Гашимов, “Серпантин” хәрби низаглар ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Василий Биккинин һәм без, журналистларны җәлеп итеп, эзтабарлык экспедициясе оештырды.
...Бу серле урын авылдан арырак урнашкан. Без ул урынга башта машинада бардык, аннары кыя-ташларга беркетелгән бауга тотынып, тауга мендек. 15 минуттан соң без урында. Җиргә сеңгән ике метрлы каракучкыл-соры таш кантарда текст аермачык күренеп тора. Йөрәк күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып тибә башлады – борынгы ата-бабаларыбыз безгә серле хат юллаган ич. Бу язманың чыннан да борынгы булуында беркемнең дә шиге калмады.
– Кандракүл биләмәсе табышмак-сердән генә тора, – дип сөйли Юрий Бирюзов. – Мәсәлән, сулыкның көньяк-көнчыгыш ярында Язматаш дип аталган калкулык бар. Анда изге һәм корбан чалу урыннары буларак тау һәм калкулыкларга табынган борынгы башкортлар тамгалар сурәтләгән. Аларны Башкорт Халык мәгарифе комиссары урынбасары Сәлах Җамалиев 1925 елда ук тасвирлаган.
Шуны әйтә алам: Баһаутдинов тарафыннан табылган ташлардагы язмалар һәрхәлдә тамга түгел. Анда нәрсә турында бәян ителгән, озакламый белербез.
Раян Баһаутдинов безне язмалы таштан берничә йөз метр читтә урнашкан тагын бер ядкәр янына алып барды. Төбәк халкы бу калкулыкны Мичтау дип йөртә. Аңа бу атаманы тау башында барлыкка килгән ике метрлы таш баганага бәйле рәвештә биргәннәр. Ул чыннанда мич торбасы чыгып торган йорт түбәсен хәтерләтә. Калкулык итәгенә басып, баганага астан өскә карасаң, ул менә-менә юлга авып төшәр кебек тоела. Якынрак килеп карагач, шик-шөбһәләребезнең нигезсез булуын аңладык.
– Байтак еллар элек яшьләр багананы трактор ярдәмендә урыныннан кузгатырга маташты, – дип сөйли Раян Талбетдин улы. – Очы кителде, ә таш урыныннан кымшанмады. Авыл картлары исә бу тәвәккәл бәндәләргә ачуланды, чөнки алар тауны көч чыганагы дип атый иде. Түлсез хатыннар бирегә балага узарга ярдәм итүне сорап килгән, яз көне анда Карга боткасы бәйрәме үткәрелгән.
Туган якны өйрәнүчедә бу багананың 40 ел элек төшереп алынган фотосы сакланган. Шушы дәвердә багана бер үзгәреш тә кичермәгән.
Чәмләнеп китеп, Баһаутдинов безгә автотрассага таба авыл читендәге курганны да күрсәтте. Беренче карашка, гади калкулык. Әмма кандракүлле раславынча, ул ясалма булдырылган. Туган якны өйрәнүче сүзләре буенча, аның астында теләсә нәрсә булырга мөмкин – хәзинә дә, борынгы каберлекләр дә. Үзенең фаразларын ул Муллатау калкулыгы атамасы белән дәлилли.
– Атама калкулыкның дәрәҗәсе турында сөйли, югыйсә ул башкаларыннан бернәрсә белән дә аерылмый, – ди туган якны өйрәнүче. – Ул биек түгел, шуңа күрә күзәтү вазифасын үтәми. Димәк, сере эчендә. Балачакта анда керү өчен җимерелгән тишек-мәгарә дә бар иде.
Кандракүл җире серләргә бай. Һәм шушы җирдә кызыксынучан кешеләр яшәве сөендерә, алар шушы серләрне чишәргә тырыша, җитди тарих-археология эзләнүләре өчен нигез булачак материаллар туплый.