+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
12 Ноябрь 2019, 16:43

ЧИРЕК ГАСЫР ИМИНЛЕК САГЫНДА

Полиция капитаны Харис Төхфәтуллин патруль-пост хезмәтендә 25 ел эшли

Полиция хезмәткәрләренең күбесе патруль-пост хезмәтен югарыга үрләү өчен баскыч буларак куллана. Харис Төхфәтуллин бу тармакка 25 ел элек килгән һәм бүген дә патруль-пост хезмәте инспекторы вазифасында эшли. 
Хезмәтенә тугрылыгын байтак еллар районны көн-төн патрульләү тормыш рәвешенә әверелү белән аңлата ул. Патруль-пост хезмәтендә Төхфәтуллин рота командиры урынбасары, техника бүлеге һәм шәхси состав бүлекчәсе командиры вазифаларын били, әмма  инспектор булып калырга карар итә. 
Һөнәр остасы булып җитлегүендә беренче остазы – өлкән сержант Рөстәм Мөхәмәтовның йогынтысы зур. Армия хезмәтеннән соң 20 яшьлек Харис Төхфәтуллин хезмәт юлын аның кул астында башлый. Документлар тутырырга, кешеләр белән уртак тел табарга, игътибарлылыкка өйрәнә.  ППС командиры Дамир Бакыев, аның урынбасары Рәшит Гомәров, взвод командиры Илһам Яушев та яхшы тормыш сабагы бирә.
Патруль-пост хезмәткәрләренең кизү вакыты сигез сәгать дәвам итә. Аларның казаларсыз, тыныч үткәне сирәк. Җомга, шимбә кичләре, бәйрәмнәр аеруча “мавыктыргыч” була.   Бераз “төшереп” алганнан соң кешеләр үз-үзләрен кулда тоталмый һәм нәтиҗәдә бәла-казалар исемлегенә эләгә. 
– Төрле хәлләр була, – дип сөйли полиция капитаны Харис Төхфәтуллин. – Безгә кайвакыт җинаятьчеләрне эзәрлекләргә генә түгел, аларга беренче медицина ярдәме күрсәтергә дә туры килә. Мәсәлән, берничә көн элек кизү вакытында тимер юл аръягындагы шәхси йортларның берсендә яшәгән исерек ирнең пычак күтәреп урамда йөрүе турында хәбәр килде. Без әйтелгән адрес буенча киттек һәм өйдәге гауга шаһиты булдык. Ир үз-үзен белмәс дәрәҗәдә, сеңлесен сүгә, пычак болгый. Гадәттә, безне күргәч, йорттагы гаугачылар тынычлана. Әмма бу ир чамадан тыш тузынган иде. Безне ихатага кертергә теләмичә, ул капканы бикләде һәм кинәт үз-үзенә ут төртте. Койма аша кереп, киеменә капкан утны сүндерә алдык. “Ашыгыч ярдәм” чакырттык. Кешене коткарып калдык.
Безнең эштә күзәтүчәнлек ярдәм итә. Бер вакыйганы мисалга китерәм – күпфатирлы йорт ихаталары буйлап патрульдә йөргәндә машиналар тирәсендәге ыгы-зыгыга игътибар иттек. Шунда ук төшендек – кырын эш башкаралар. Шулай булып чыкты да – ике егет машинаны ачарга чамалый иде. Безне күреп, икесе ике якка торып йөгерде, әмма ерак китә алмады.  Ул вакытта берничә машинаны урлау эшен ачтык.
Читайте нас: