+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
7 Ноябрь 2019, 16:50

Уттан алып суга сала

5 ноябрьдә Тәтешле районында торак йортта чыккан янгында 1990 елгы хатын, ике һәм сигез яшьлек ике бала һәлак булган. Өч ир зыян күргән

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк
Статистика буенча, ягып җылыту чоры башлану белән янгыннар һәм анда һәлак булучылар саны арта. Электр җылыткычларыннан дөрес файдаланмау, электр челтәрләренә йөкләнеш арту, җылыткычлар куллану янгыннарга сәбәпче була. Бу кешеләрнең гади янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен санга сукмавын дәлилли. Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр комитеты халыктан игътибарын янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре таләпләреннән тайпыл-мауга юнәлтүне үтенә:
– ачык ут чыганагы – шырпы, кабызгыч, шәм, кабызылган тәмәке белән сак булыгыз, урын-җир өстендә тәмәке тартмагыз;
– тиз янып-кабынып китүче әйберләр, чималлар белән эшләгәндә ут алмагыз;
– электр челтәрләренә йөкләнешне арттырмагыз, электрга тоташтырылган җиһазларны караучысыз калдырмагыз, аларны балаларга ышанып тапшырмагыз;
– изоляциясе таушалган электр тимерчыбыктан, үзаллы ясаган җылыткычлардан файдаланмагыз;
– ярыклары булган, ватык капкачлы мич һәм каминнардан файдаланмагыз, ачык капкачлы мичкә якмагыз, мич авызы алдындагы идәнгә 50-70 см зурлыгында металл калай кадаклагыз;
– мичне нык кыздырмагыз, мичкә элеп һәм аңа якында гына утын, кием-салым һәм башканы киптермәгез.
Балигъ булмаган бала тәрбияләгән ата-аналарга аерым мөрәҗәгать итәбез: балаларның ут, шырпы, кабызгыч белән уйнавын шундук тыегыз. Тиз кабынып китүчән, ягулык сыекчаларын һәм чималларны балалар кулы җитмәс урында саклагыз. Мич кабызу, утын өстәү ише эшне бала-чагага йөкләтмәгез.
Бүгенге көндә кешеләрнең янгында һәлак булуын кисәтүнең иң нәтиҗәле чаралары исәбендә – мөстәкыйль янгын кисәткечләре тора, ул янгын чыккан мәлдә генә дә төтен тәэсирендә тавыш биреп, кешеләрне бәла турында кисәтәлә. Республикада янгын кисәткечләре ярдәмендә 291 кешенең гомере саклап калынган, шуның 126сы – балалар.
Читайте нас: