+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
7 Ноябрь 2019, 16:37

Кышкылыкка бал һәм каз хәстәрләделәр

Халык бердәмлеге көнендә Туймазыда зур ярминкә үтте

Узган ялларда Октябрь мәйданында зур сәүдә җәелдерелде. Шул ук вакытта биредә Халык бердәмлеге көнен дә билгеләделәр.


— Бу бәйрәм дә, зур сәүдә көне дә ул, – дип сөенде сатучылар, киштәләргә үзләре җитештергән товарларны тезеп. – Бездән нәрсәдер сатып алмыйча киткән кеше аз.

Ризыкның күплегеннән күзләр йөгерде... Туймазы, Шаран районнарыннан һәм Татарстаннан сап-сары юкә һәм коңгырт-сары карабодай балы белән тулган банка һәм флягалар. Янәшәдә – җыйнак кына үрдәк һәм гаять зур каз түшкәләре – акчаң булса, рәхим ит. Бераз арырак – кипкән җимеш һәм чикләвек, чәкчәк, бавырсак. Һәм кәбестә өемнәре, яңа уңыштан төрле ярмалар, төбәк һәм Русия җитештерүчеләреннән хуш исле үсемлек мае.

Туймазылылар бу нигъмәт-ләр кырында бөтерелде, капчыкларын, кемдер тәгәрмәчле букчаларын шыплап тутырды. Чөнки тиздән чып-чын кыш киләчәк, һәм төбәктә җитештерелгән тазә һәм арзан азык-төлекне, өстәвенә, бер урында тупланган, еш очратып булмаячак.

— Авыл хуҗалыгы ярминкәсе – Яңа елга бозылмый торган ризыклар алып кую өчен менә дигән мөмкинлек, – ди туймазылы Альберт Хәсәншин. – Шуңа күрә аларның берсен дә калдырмыйбыз. Хатыным белән кәбестә алдык, әле бал эзлибез, сайлап алу мөмкинлеге бар.

— Туймазыда ярминкә оештырылуын Октябрьский шәһәрендә яшәүче сатып алучымнан ишеттем, – ди Татарстанның бер бәләкәй авылыннан бал сатучы. – Башкортстанда быел бал күп булмады. Шуңа күрә Туймазы умартачылары булганын сатып бетте диярлек. Бал яратучыларга җитми дә калды ул. Сатып алучым: “Килегез, ярминкәдә балыгыз мотлак сатылачак”, – дип киңәш итте. Чыннан да, бүген товарым бик тиз

үтә.

Район Хакимиятенең кулланучылар базары белән эшләү бүлегендә хәбәр итүләренчә, бу көнне 12,5 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Ярминкәдән кергән табыш 2 миллион 433 мең сум тәшкил иткән.
Ноябрьдә ярминкәләр

10 ноябрьдә ярминкә рәтләре Серафимовка авылында эшләячәк;

11 ноябрьдә – Собханкулда;

17 ноябрьдә – Түбән Троийцкийда;

23 ноябрьдә – Туймазыда шәһәр мәйданында;

30 ноябрьдә – Серафимовкада.
Читайте нас: