-3 °С
Облачно
Общество
6 Ноября 2019, 06:43

Уфада яңа җиһаз ярдәмендә балдагы 140 төр антибиотикны ачыклый алачаклар

Башкортстан галимнәре балдагы антибиотикның 140 төрен билгели башлаячак

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан галимнәре балдагы антибиотикның 140 төрен билгели башлаячак. Бу татлы ризык экспортын бермә-бер арттыру мөмкинлеге бирәчәк. “Россельхознадзор”ның сынау үзәге Япониядән кайтарылган кыйммәтле җиһаз – хромато-масс-спектрометрга ия булган. Элек иммун системасын сафтан чыгарган химик препаратның 20ләп төрен генә ачыклый алалар иде. Җиһазның бәясе 36 миллион сум. Аны сатып алырга Германиядәге вакыйга мәҗбүр иткән - анда бездә ачыкланмаган антибиотиклар нәтиҗәсендә Башкортстаннан килгән 600 кг балны юкка чыгарганнар.
Читайте нас