Төпчеге Фёдор йөргəн балалар бакчасында ата-аналар арасында Яңа елга эшлəнмəлəр бəйгесе игълан ителгəн. Бухгалтер ханым мəктəптə үзлəштергəн бəйлəм алымнарын искə төшергəн. — Интернетта йомшак “ализе пуффи” җеплəрен күреп калдым һəм бəйлəп карарга булдым. Өстəвенə, бу җептəн энəсез, куллар белəн бəйлəргə мөмкин. Чөнки ул эре элмəклəрдəн тора. Моның белəн шулкадəр мавыгырмын дип үзем дə көтмəгəн идем, – ди Чапоргина. – Күлəмле җеплəр ярдəмендə уенчык өлешлəре тиз эшлəнə. Шулай да беренче тапкыр төнгə кадəр утырдым. Беренче эшлəнмə – Куян ике көндə əзер була. Кул эше остасы башына синтепон тутыра, гəүдəсен келəм рəвешендə ясый – һəм бəйгедə беренче урын аныкы була. Төркемдəге балаларга йомшак матур куянкай шулкадəр ошый ки, алар аннан аерылырга телəми – бүлəк итəргə туры килə. Алиядə яңа фикер туа: ел билгесе – Юлбарыс бəйлəргə карар итə. Өстəвенə, ул үзе дə, ире дə нəкъ шушы билге астында туган. Юлбарыс өстендə тир түгəргə туры килə. Аның каравы, 1,5 метрлы могҗиза барлыкка килə! Юлбарыска Федя хуҗа булган. Ул аның өстендə уйный, кочаклап йоклый һəм бар җирдə сөйрəп йөртə. Юлбарысны өйдə яшəүче ике мəче дə үз иткəн. Əйткəндəй, берсе – бенгаль мəчесе Сема үзе дə кəрлə юлбарыска охшаш. Гадəтлəре дə шундый, тавышы да тайга хуҗасыныкы кебек. — Безнең Сема тумыштан аучы, – ди горурланып хуҗабикə. – Көн саен урамнан тычкан яисə кəлтə алып кайта. Чапоргина бəйлəгəн юлбарысын җəмəгать челтəрлəрендə урнаштырган һəм, сокланып язылган фикерлəрне укып, эшен дəвам итəргə уйлаган. Заказга эшлəмəкче ул. Сатып алырга телəүчелəр табылган да инде. — Күптəн саннар белəн бəйле күңелсез эшемне ташларга уйлый идем, – ди Алия Рузил кызы. – Бəйлəгəндə уңай тəэссоратларга тиенəм, туганнар, дуслардан мактау сүзлəре ишетəм. Энə һəм элмəклəрдəн яңа фикерлəр сузылып чыккан кебек. Аларны тормышка ашырасы килə.