+9 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
мәкәләләр
29 Ноябрь 2019, 14:25

НЛО күрдегезме?

28 ноябрьдә кичке якта Башкортстан өстеннән билгесез очучы объект үткән.

28 ноябрьдә кичке якта Башкортстан өстеннән билгесез очучы объект үткән. Нәрсә соң ул? “Тулпар” журналы халык фикеренә таянып, берничә фараз тәкъдим итә.
Әлеге объектны Башкортстанның Уфа, Стәрлетамак, Ишембай, Октябрьский шәһәрләре, Чишмә, Авыргазы, Дәүләкән, Миякә, Куергазы, Бөрҗән районнары өстендә дә күргәннәр. Килеп чыгышы турында фаразлар байтак. Кайберәүләр фикеренчә, объект кичә Русиянең Оборона министрлыгы тарафыннан Капустин Яр полигоныннан җибәрелеп, Казагыстанның Сары-Шаган полигонына килеп төшкән “Тополь-М” ракетасы. Ракета сыналу турында Русия Оборона министрлыгының Матбугат хезмәте дә хәбәр иткән.
Бәгъзеләре аны җиргә төшеп барган метеорит калдыгы дип исәпли. Өченчеләр фикеренә караганда, бу – чит планеталарда яшәүчеләрнең Җирдә яшәүчеләрне тикшерү өчен җибәрелгән космик корабы.
Әйткәндәй, бу объектны Туймазыда да күрүчеләр булган.

Читайте нас: