+17 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар

Безнең батырлар

Туймазы типографиясендә Василий Шицның тарихи-документаль җыентыгы басыла

Туймазылылар – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган китап Җиңүнең 75 еллыгына чыккан  басманың өстәмәсенә әвереләчәк. 2020 елда туймазылы, туган якты өйрәнүче, Туймазы шәһәре һәм районының Мактаулы кешесе Василий Шиц “Җиңү солдатлары” китабын бастырды. Бөек Ватан сугышы елларында батырлык кылган, орден-медальләр белән бүләкләнгән туймазылыларның биографиясенә кагылышлы мәгълүмат туплау өчен байтак еллар таләп ителгән. Василий Васильевич Русия Оборона министрлыгы архивында сакланган йөзләгән документ һәм белешмәне өйрәнгән. Аның өчен бу җентекле эш – барлык фронтовиклар, сугышның тәүге көннәрендә үк Волхов фронтына эләккән әтисенә хөрмәт билгесе ул. Ярты елдан соң аны, милләте буенча немецны, Туймазы районына кайтаралар һәм колхозга җитәкчелекне ышанып тапшыралар. Сугыштан соң өлкән Шиц “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Василий Васильевичның китабына 1457 туймазылы турында документаль мәгълүмат кергән. Китапны нәшриятка әзерләгәндә үк ул аның дәвамы булачагын ассызыклады. Чөнки район хәрби комиссариаты мәгълүматлары буенча хәрби бүләкләргә 14 меңләп туймазылы лаек булган.

Яңартылган “Җиңү солдатлары” тарихи-документаль җыентыгы хәзер Туймазы типографиясендә басмага әзерләнә. Бу басмада автор фамилияләрне Адан Лга кадәр алфавит тәртибенә салган, яңа каһарманнар өстәгән. 460 битлек китапта бүләкләргә лаек ике меңләп солдат белән танышырга һәм аларның батырлыгы турында укып белергә була.

Автор:Гаухар Фазуллина
Читайте нас: